Чувашстан галимнәре делегациясе Башкортстан башкаласына семинарга килде.
Уфа колледжы педагогларының һөнәри осталыгын өзлексез күтәрү үзәгенә җыелучылар киләчәккә планнар һәм алга таба хезмәттәшлек турында фикер алышты.
Бу - Башкортстанда «Киләчәк укытучысы» федераль проекты кысаларында «Мәгариф» гомумдәүләт проекты буенча төзелгән бердәнбер шундый учреждение. Укуларны мең ярымга якын педагог үтте. Чувашстанда быел ук һөнәри осталыкны үстерү буенча үзәк ачарга телиләр.
- Бу - төбәкләр арасында мәдәниара элемтәләребезне ныгыту гына түгел, башка төбәкләр үзәкләре белән хезмәттәшлек итү дә, безнең пландагы конференцияләр, семинарлар 2021 елда гамәлгә ашырылыр дип уйлыйм, - диде Уфа күппрофильле һөнәри колледж директоры Сынтимер Баязитов.
- Мин ышанам, беренче багланышлар безнең өчен, беренче чиратта, файдалы булыр, ә аннары бу проектны сыйфатлы гамәлгә ашыруга керешәчәкбез, - диде Чувашстан республика мәгариф институты ректоры Юрий Исаев.
Фото: ria.ru