-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Кытайлылар безнең рапс маен сайлый

2020 ел эчендә республиканың агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлау күләме 165,4 миллион доллардан артык тәшкил итте.

2020 ел эчендә республиканың агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлау күләме 165,4 миллион доллардан артык тәшкил итте.

Европак тизләтелгән контейнер поезды Находка шәһәре портына юнәлде, аннан диңгез аша йөк Кытайга күчереләчәк. Аның составында сыек йөк ташу өчен махсус савытлар булган 62 контейнер, аларның һәрберсендә Чишмә заводында җитештерелгән 21,5 тонна рапс мае бар.

"Чишмә" предприятиесе шушы көннәрдә Кытайга илтү өчен махсус рапс орлыгының чираттагы партиясен эшкәртүгә кереште. Алдагы елларда продуктны алга таба биодизель ягулыгын җитештерү өчен Балтыйк буе заводларына төяп озату башкарылды. Чишмәдә 2018 елда — 11,4 мең тонна, 2019 елда — 9,6 мең тонна, 2020 елда 4,1 мең тонна рапс эшкәрткәннәр.

2020 ел эчендә республиканың агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлау күләме 165,4 миллион доллардан артык тәшкил итте. «Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырылучы төбәк проекты буенча максатлы индикатор 115 миллион доллар тәшкил итте. Хәзерге вакытта экспорт структурасында май продукциясе өстенлек итә (гомум күләмнән 56,4 проценты).

Фото: magicworld.su
Читайте нас: