Башкортстан Республикасы Милли музее һәм аның өч филиалы "Артефакт" мобиль кушымтасында тәкъдим ителгән.
Үткән елда Башкортстан Республикасы Милли музее һәм аның өч филиалы: Аксаковлар гаиләсе, Дүртөйледәге туган якны өйрәнү-тарих һәм Туймазыдагы шундый музейлар Русия Федерациясенең «Артефакт» музей фондын күрсәтү платформасында мультимедиа-гидларын булдыруга конкурсларда җиңү яулады. Алар «Мәдәният» гомумдәүләт проектының «Санлы мохит» федераль проекты кысаларында үткәрелде.
«Артефакт» мобиль кушымтасында һәр музейның 40ар экспонаты тәкъдим ителә: алар -Башкортстан Республикасы Милли һәм Дүртөйле тарих-туган якны өйрәнү музейлары даими экспозициянең - иң кызыклы экспонатлары турында материаллар, Туймазы тарих-туган якны өйрәнү музееның – «Башкортстан Республикасы халыкларының матди мәдәнияте» залындагы экспонатлар, ә Аксаковлар гаиләсе музееның – «Аксаковлар гаиләсенең зур кунакханәсе» залындагы экспонатлары.
«Артефакт» мобиль кушымтасында музей экспонатларын музейның аталышын язып табарга була. Һәр музей экспонаты турында мәгълүмат музей предметы турында профессиональ мәкаләне, аудиогидны үз смартфоныңда яки планшетыңда тыңларга мөмкин.
Музейга килүчеләр үз смартфонына, яки планшетына «Google Play Market» яки «Apple Store» мобиль кушымтасын урнаштырганнан соң экспонатлар турында мәгълүмат алала, моның өчен кушымтаны, файллар пакетын эшләтеп җибәреп, экспонатка җайланма камерасын (яки күләмле экспонат өчен – QR-кодта экспонат астында) төбәргә кирәк.
«Артефакт» кушымтасы бирегә килүчеләргә музей экспонатларын һәм экспозицияләрен мөстәкыйль өйрәнү мөмкинлеге бирә.
Фото: Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгы.