-14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар

Быел Уфада нинди юллар ремонтланачак?

Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Сергей Греков җитәкчелегендә видеоконференцэлемтә форматында узган оператив киңәшмә барышында республика башкаласында урам-юл челтәрен ремонтлау планнары турында хәбәр иттеләр. Доклад белән Уфа шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары Радмил Мөслимов чыгыш ясады.

Аерым алганда, ул “Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдүәләт проекты һәм Башкортстанның территориаль заказы кысаларында 2021 елда ремонтланырга тиешле объектлар исемлеген әйтте. Гомумдәүләт проекты буенча әлеге юл-төзелеш сезонында 19 километр озынлыктагы тугыз юлны ремонтлау планлаштырылган, шул исәптән Әрмән, Ветошников, Выгонная, Николай Дмитриев, Район, Рабочая, Ухтомский урамнары, Алексеевка һәм Нагаево шоссесы. Билгеләп үтик, соңгы объект күчеш объекты булып тора. 2020 елда башланган Уфа-Нагаево автомобиль юлын ремонтлау 2021 елда тәмамланачак.

Радмил Мөслимов билгеләп үткәнчә, әлеге чаралар үткәрү шәһәрнең үзәк өлешендәге урамнарның норматив торышында гына түгел, ә ерактагы территорияләрнең дә, нәкъ менә Нижегородка һәм Дим микрорайоннарының юлларның озынлыгын арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

“Халык бу урамнарның торышы канәгатьләнерлек түгел, дип мөрәҗәгать итә. Юл эшләре тәмамлангач, төзекләндерелгән объектларда яңартылган борт ташлары, горизонталь юл билгеләре, термопластик материаллар һәм юл йөрү өлешенең яңа өслеге барлыкка киләчәк", - диде ул.

Фото: srk.nationalpriority.ru
Читайте нас в