+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

“IT-куб” булачак программистлар тәрбияләячәк!

Бүген, 3 февральдә, Уфа шәһәренең “Яркий” микрорайонында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 202нче полилингваль балалар бакчасында һәм 162нче “Смарт” полилингваль мәктәбендә “IT-Куб” балалар санлы белем бирү үзәгендә булды.

Бүген, 3 февральдә, Уфа шәһәренең “Яркий” микрорайонында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 202нче полилингваль балалар бакчасында һәм 162нче “Смарт” полилингваль мәктәбендә “IT-Куб” балалар санлы белем бирү үзәгендә булды.

202нче балалар бакчасы агымдагы елның гыйнвар уртасында эшли башлады, ул 180 урынга исәпләнгән. Мәктәпкәчә учреждение мөдире Юлия Гобәйдуллина әйтүенчә, балалар уен элементлары белән аңлаешлы формада урыс, башкорт һәм инглиз теле нигезләрен өйрәнә. Барлык педагоглар да тиешле квалификациягә ия. Тәрбияләнүчеләр киләчәктә шул ук микрорайонда урнашкан 162нче полилингваль мәктәптә тел белемен дәвам итә алачак.
Балалар бакчасында сабыйларның һәрьяклап үсеше өчен барлык шартлар да тудырылган. Биредә музыка һәм физкультура заллары, өстәмә белем бирү кабинетлары, медпункт, заманча азык-төлек блогы бар.
Башкортстан Башлыгы билгеләп үткәнчә, республика укучылар туган телләрен һәм чит телләрне иркен белгән, төрле компетенцияләргә ия һәм сыйфатлы белем ала торган полилингваль учреждениеләр челтәрен булдыру буенча актив эш алып бара.
Радий Хәбиров шулай ук 2020 елда “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында 162нче “СМАРТ” полилингваль күппрофильле мәктәптә ачылган “IT-Куб” балаларга санлы белем бирү үзәгендә булды. Аны төзүгә 13,2 миллион сум акча тотылган, шуның 12,9 миллион сумы — федераль бюджеттан.
"IT-Куб" — мәктәп укучыларына өстәмә белем бирүнең бөтенләй яңа форматы. Аның эшчәнлегенең максаты—мәгълүмати һәм телекоммуникацион технологияләр өлкәсендә актуаль һәм кирәкле белемнәрне, күнекмәләрне һәм компетенцияләрне тизләтелгән үзләштерү.
— Кубның алты ягы булган кебек, "IT-Куб"та алты лаборатория эшли. Аларда без программалаштыру, кушымталар эшләү, киберхәвефсезлек телләренә өйрәтәбез. Ягъни, асылда, дәүләтнең һәм республикабызның киләчәген формалаштырабыз. Чөнки икътисадның барлык өлкәләре хәзер турыдан-туры кибертехнологияләр белән бәйле, — диде Мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин. — "IT-Куб" мәктәпләрдә генә барлыкка киләчәк, чөнки бу балаларга уңайлы. Беренче яки икенче сменада укуларына карап, укучылар монда я төшке ашка кадәр, я аннан соң шөгыльләнә ала.

“IT-Куб"ка 450 бала бушлай йөри ала. Әлегә төркемнәргә 200гә якын укучы язылган. Булачак программистларны туплау дәвам итә, өстәвенә, лабораторияләрдә Уфаның барлык мәктәпләреннән укучылар шөгыльләнә ала.
Радий Хәбиров Java һәм Pyton, кибергигиена, системалы идарә итү, мобиль эшләү һәм виртуаль чынбарлык телләрендә программалаштыру лабораторияләрен карап чыкты, укучылар һәм укытучылар белән аралашты.
2022 ел азагына Башкортстан шәһәрләре һәм районнарында барлыгы тугыз “IT-куб”төзеләчәк. Бу күрсәткеч буенча республика Русия төбәкләре арасында лидерлар өчлегенә керде. Аерым алганда, балаларга санлы белем бирү үзәкләре 2021 елда - Стәрлетамакта, 2022 елда Нефтекама, Сибай, Күмертау, Белорет, шулай ук төбәкнең төньяк-көнчыгышында барлыкка киләчәк.
— Бу бик кызыклы проект, без аны федераль конкурста җиңү нәтиҗәсендә алдык,— диде Радий Хәбиров. — Гомумән, безнең республикада өч полилингваль мәктәп бар инде, һәм безнең өчен аларның ничек үсүе мөһим. Мондый учреждениеләр безнең игътибар үзәгендә, чөнки алар Башкортстанның киләчәк элитасын тәрбияли.

Фото: glavarb.ru


Читайте нас: