+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Балаларны спорт чыныктыра

Салават спорт мәктәбе ГТО комплексының мобиль җиһазлары белән тулыландырылды.

Салават спорт мәктәбе ГТО комплексының мобиль җиһазлары белән тулыландырылды.

Салават спорт мәктәбендә Владимир Путинның май указлары белән расланган “Демография” гомумдәүләт проектын тормышка ашыру нәтиҗәсендә ГТО комплексының мобиль җиһазлары барлыкка килде.

Шушы көннәрдә Салават шәһәренең “Алмаз” спорт мәктәбендә ГТО комплексының мобиль җайланмасын презентацияләү булды. Шәһәр хакимияте башлыгы Игорь Миронов Башкортстанның хәрби-спорт фондына инвентарь сатып алуда күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт белдерде.

— Яңа мобиль җиһаз комплектында спорт комплекслары, төрле сынауларны үтәү өчен эскәмияләр, ату өчен электрон компьютер җайланмалары һәм башкалар бар, — дип билгеләделәр төбәкнең Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Чара кысаларында 2020 елда нормативларны үтәгән катнашучыларга ГТО комплексының алтын билгеләрен һәм таныклыклар тапшырдылар. Презентациянең рәсми өлешеннән соң, барлык теләүчеләр дә яңа җиһазларны тестлаштыруда катнашты һәм ГТО комплексы нормативларын үти алдылар.

Фото: Салават спорт мәктәбе сайтыннан.
Читайте нас: