+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Өч яңа ФАП ачылачак

Владимир Путинның май указларыны ярашлы гамәлгә ашырылучы “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында республикада бик күп яңа ФАПлар ачылды һәм ачылуын дәвам итә.

Владимир Путинның май указларыны ярашлы гамәлгә ашырылучы “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында республикада бик күп яңа ФАПлар ачылды һәм ачылуын дәвам итә.
Мәсәлән, Дүртөйле районында быел өч фельдшер-акушерлык пункты ачыла.
Әле ФАПларны төзү буенча әзерлек эшләре Гөлек, Түбән Әлкәш һәм Ярмино авылларында бара.
Иске Баеш авылы хакимияте башлыгы Илдус Хәмиев әйтүенчә, Гөлектә беркайчан да медицина пункты булмаган. Ә бит медицина ярдәме алу өчен һәркем дә күрше авылга бара алмый.
– Бу авыл кешеләре күптән үз авылларында фельдшер-акушерлык пункты ачуны сорый иде. Без заявка биргәч, ул хупланды һәм җир участогы бүленде, кадастр паспорты эшләнде. Хәзер бездән – электр энергиясе, су тәэминаты, участокны төзекләндерү, – ди Илдус Хәмиев.
Фото: rb7.ru
Читайте нас: