+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Кырмыскалылыларның эше югары бәяләнде

Русия Дәүләт думасы депутаты Павел Качкаев белән Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, торак-коммуналь хуҗалык министры Борис Беляев Кырмыскалы районында эш сәфәре белән булды.

Район хакимияте башлыгы Альфир Сабиров белән кунаклар "Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру" программасы кысаларында башкарылган объектлар турында сөйләште. Бу Программаның нәтиҗәлелеге күп тапкырлар исбатланды, өстәвенә, ул райондагы проблеманы комплекслы хәл итәргә мөмкинлек бирде.
Кунаклар узган елда район үзәгенең Бакча урамында төзекләндерелгән ихатаны карады, күпфатирлы йортларда яшәүчеләр белән аралашты. Әйткәндәй, мондагы күпфатирлы йортлар ремонттан соң күркәм төс алды: түбәләре ябылды, подъездлар республика программасы кысаларында ремонтланды, ә ихата барлык заман таләпләренә туры китереп, анда яшәүчеләрнең тәкъдимнәрен исәпкә алып, уңайлы итеп төзекләндерелде.
Район үзәгендәге “Яшьләр” паркы шулай ук федераль программа ярдәмендә яңа сулыш алды. Парктагы эшләрнең төп өлешен 2019 елда ук төгәлләделәр, ә быел уен һәм спорт мәйданчыкларына резина өслек җәеләчәк, өлкәннәр өчен ял зонасы, велопарк барлыкка киләчәк, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен уен комплексы урнаштырылачак.
Шулай ук эш сәфәре белән килүчеләр "Ак күл" паркында булды. Ял итү зоналарын, ихаталарны һәм җәмәгать территорияләрен булдыру һәм төзекләндерү эшләреннән программа кураторлары канәгать калды.
Район башлыгы билгеләвенчә, гомум тырышлык белән бу юнәлештә эшләр дәвам итәчәк һәм киләчәктә уңай үзгәрешләр тагын да күбрәк объектлар белән тәэмин ителәчәк.
Фото: Кырмыскалы район хакимияте сайтыннан.
Читайте нас