2018 елда Уфаның Затон бистәсендә “Волна” паркын реконсрукцияләү башланган иде.
Парк берничә этапта үзгәртелде. Уңайлы җәяү һәм велосипедта йөрү юллары, спорт мәйданчыклары, скейтпарк һәм бик күп башка яңалыклар барлыкка килде.
Биредәге “Автошәһәрчек”тә юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәнеп яисә уңайлы эскәмияләрдә ял итеп була. Парк микрорайон кешеләренең яраткан урынына әйләнде.
Әле паркны реконструкцияләү тәмамлану алдында. Соңгы этап – күлне төзекләндерү, амфитеатр төзелешен тәмамлау.