+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Балалар яхшы белем алсын өчен!

“Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында Балакатай районының Балалар сәнгать мәктәбенә ел дәвамында 194 укыту-методик материаллары кайтарылган.

“Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында Балакатай районының Балалар сәнгать мәктәбенә ел дәвамында 194 укыту-методик материаллары кайтарылган.

Методик уку-укыту кулланмалары, ноталар, дидактик таблицалар, теория һәм сольфеджио, музыка әдәбияты, хореография буенча материаллар, чит илләр һәм Русия композиторлары портретлары – барлык материаллар да мәктәп өчен бик кирәк. Уку кулланмаларының күпчелеге DVD диск белән комплектта, бу өйрәнелүче материалны күрсәтү мөмкинлеге дә бирә.

Балалар сәнгать мәктәбе директоры Гөлфирә Минһаҗева әйтүенчә, балаларга интерактив пособиеләр бик ошый, алар уку процессында актив катнаша.

Директор заманча инновацион технологияләрнең әһәмиятен аеруча билгели.

- Заманча инновацион технологияләр: күрсәтмә-иллюстрацион материал, интерактив биремнәр һәм тестлар булган интерактив уку әсбабын аерым билгелисе килә. Интерактив кулланмалар укучыларга бик ошый, нәтиҗәдә, балалар белем бирү процессында актив катнаша, - дип ассызыклады Гөлфирә Минһаҗева

Фото:Башинформ


Читайте нас: