Шушы көннәрдә Экология һәм табигатьтән файдалану министрлыгының Стәрлетамак территориаль идарәсе белгечләре Гафури районында “Чиста чишмә” экологик акциясен үткәрде.
Бу акция республикада Русия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында "Экология" гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырылган. Чара махсус сакланылучы табигать территорияләренә игътибарны җәлеп итү, су объектларының торышын яхшырту, халыкта экологик мәдәният тәрбияләү максатыннан узган.
Җыештыру барышында министрлык хезмәткәрләре табигать һәйкәле территориясен чистарткан.
Моннан тыш, ведомство белгечләре белдерүенчә, Авыргазы, Гафури, Ишембай, Стәрлебаш һәм Стәрлетамак районнарының аеруча саклаулы табигать территорияләре торышына даими мониторинг үткәрелеп тора.
Тиздән бу акциягә республиканың башка районнары да кушылачак.
Фото: Башинформ