+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

“Идарә нәтиҗәлелегенә ирешергә кирәк!”

Өстенлекле программаларны үткән елда гамәлгә ашыруга йомгак ясалды һәм яңа бурычлар билгеләнде.

Өстенлекле программаларны үткән елда гамәлгә ашыруга йомгак ясалды һәм яңа бурычлар билгеләнде.

Башкортстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары, Хөкүмәт Аппараты җитәкчесе Илшат Таҗетдиновның брифингы булды.
Анда Хөкүмәт эшчәнлеген тәэмин итү, гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыруны координацияләү, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү, “Алга” махсус икътисади зонасын үстерү, кече һәм урта эшкуарлык, мәдәни мирас объектларын саклау һәм архив эше, эре инвес­тиция проектларын гамәлгә ашыру өлкәсендәге эшчәнлеккә йомгак ясалды, агымдагы елның беренче чираттагы бурычлары билгеләнде.

Брифингта, шулай ук, көндәшлек сәясәте буенча дәүләт комитеты рәисе Денис Булатов, Эшкуарлык буенча дәүләт комитеты рәисе Римма Бойцова, Архив эшләре идарәсе башлыгы Илһам Фаткуллин, Мәдәни мирас объектларын дәүләт саклавы идарәсе башлыгы Олег Полстовалов катнаштылар.
Илшат Таҗетдинов сүзләренә караганда, Хөкүмәт эшчәнлеген хокукый һәм оештыру ягыннан тәэмин итү кысаларында узган елда Дәүләт җыелышы-Корылтайга 49 закон проекты әзерләнгән һәм кертелгән. Бу – кабул ителгән республика закон­нарының яртысы диярлек. Хөкүмәтнең ике меңнән артык күрсәтмәсе һәм карары эшләнгән һәм кабул ителгән. Монда республика законнарын ак­туальләштерү, хокук хәвефсезлегенә идарә итүнең сыйфатын күтәрү һәм республика мәнфәгатьләренең оптималь системасын төзү буенча бурыч­лар мөһим булып кала.
– Гомумдәүләт проектларын гамәл­гә ашыру нәтиҗәле координацияләнде. 12 гомумдәүләт проекты кысаларында 50 төбәк проекты гамәлгә ашырылды. Аларны финанслауның гомум күләме 30,9 миллиард сум тәшкил итте, шуларның 20 миллиард сумы федераль бюджеттан бүленгән. Матди чагылышта бу – 24 балалар бакчасы, 5 мәктәп, 110 фельдшер-акушерлык пункты, Республика онкодиспансеры­ның хирургия корпусына яңа янкорма, 200 берәмлек яңа медицина җиһаз­лары. Шәһәр һәм районнарда 103 заманча иҗтимагый территория яңар­тыл­ды һәм булдырылды, ә Ишембайда, Бөредә һәм Бәләбәйдә уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча Бөтенрусия конкурсында җиңгән өч проект гамәлгә ашырылды. Моннан тыш, гомумдәүләт проектлары ярдәмендә 300 километрдан артык автомобиль юлына капиталь ремонт ясалды, 2 миллион 458 мең квадрат метр яңа торак төзелде, – диде Илшат Таҗетдинов.
Эшчәнлекнең мөһим юнәлеше – властның федераль органнарында “Алга” махсус икътисади зонасын төзүгә республика заявкасын тапшыру һәм аны гамәлгә ашыру буенча алга таба эш алып бару. Барлык оештыру һәм хокук мәсьәләләре оператив хәл ителгән. Планлаштыру һәм яңа проектларны эшләү төгәлләнә. Махсус икътисади зона үсешенең перспектив планы расланган. Русиянең Икътисади үсеш министрлыгы тарафыннан 6 компания резидентлар реестрына кер­телгән. Анда 1400 эш урыны булдырылып, җитештерүгә 10 миллиард сумга якын акча кертү планлаштырыла. Кайбер инвесторлар инде төзелеш-монтаж эшләренә керешкән. Илшат Таҗетдинов билгеләп үтүенчә, узган елда Русия Хөкүмәте белән килешү нигезендә каралган төп бурычлар үтәлгән.
– Гомумдәүләт проектларының иң мөһимнәренең берсе – “Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм”, – диде Илшат Таҗетдинов. – Кече бизнес өлешендә бөтен Русиядә кече һәм урта эшкуарлык субъектлары санының кимүе күзәтелде. Башкортстанда хәл бераз яхшырак, бу кимүнең темплары азрак. Шул ук вакытта кече һәм урта эшкуарлык субъектларында эшләүче­ләр саны, үзмәшгульләрне исәпкә алмыйча, 0,3 процентка артты, бу Идел буе федераль округы буенча уртача күрсәткечләргә караганда яхшырак. “Кече һәм урта эшкуарлык” гомум­дәүләт проектының барлык планлы күрсәткечләре үтәлде. Быел да кече бизнеска ярдәм институт­ларының нәтиҗәлелеген күтәрү эше дәвам итәчәк. Сибайда “Киләчәк фабрикасы” инновацион эшкуарлык үзәген ачу һәм “IQ-парк” югары технологияләр технопаркын эшләтеп җибәрү планлаштырыла.
“Кызыл таң” журналистының Башкортстанда быел гомумдәүләт проект­ларының ничек тормышка ашырылачагы турындагы соравына Илшат Таҗетдинов болай дип җавап бирде: “Гомумдәүләт проектлары кысаларында республикада быел 45 төбәк проекты гамәлгә ашырылачак. Алар нигезендә республикада 180гә якын күрсәткечкә ирешү каралган. Иҗти­магый әһәмиятлеләреннән түбәндәге­ләрен атый алам: бу – 46 меңнән артык гаиләгә беренче бала, шулай ук өченче һәм аннан соңгы балалар туу буенча айлык түләүләр; 2,26 миллион квадрат метр торак төзү һәм файдалануга тапшыру; 130 җәмәгать территориясен төзекләндерү; 200 километрдан артык автомобиль юлларын ремонтлау; юл хуҗалыгында эре объектларны реконструкцияләү, мәсәлән, Агыйдел елгасы аша күпер кичүе, Нефтекамада һәм Уфада мәктәпләр, шулай ук Салават районында балалар бакчасы төзелешен тәмамлау. Быел, шулай ук, Уфа шәһәрендә Республика балалар онкологиясе һәм гематология үзәген төзү башланачак. 22 мәдәният объектын төзү һәм реконструкцияләү планлаштырыла, алар арасында иң эресе – Сибай филармониясен реконструк­циядән соң файдалануга тапшыру. Әлеге һәм башка күрсәткечләргә ирешү максатларында, узган елдагы кебек үк, без юл карталары эшләя­чәкбез”.
“IQ-парк” проектын гамәлгә ашыру әле нинди этапта? Аның стратегик бурычлары, нәтиҗәлелеге нинди критерийлар буенча бәяләнәчәк?” дигән сорау да бирелде.
– Бу – “Сколково” фонды белән уртак проект. Резидентлар сыйфатында без, беренче чиратта, ягулык-энергетика комплексы һәм IT секторы өчен инновацион эшләнмәләрдә махсуслашкан югары технологияле ком­панияләрне карыйбыз, – диде Илшат Таҗетдинов. – IQ-паркта резидентлар өчен төрле сервислар күрсәтеләчәк. Төп максат – стартапларны тиз эшләтеп җибәрү һәм эшләнмәләрне коммерцияләштерү. Бүгенгә Зәки Вәлиди урамында паркны урнаштыру өчен бина сайланды. Аның мәйданы 35 мең квадрат метр. Паркның архитектур концепциясе эшләнгән. Ул офис һәм технологик бүлмәләрне генә түгел, ә актив ял итү, конференцияләр һәм мәдәни-киңкүләм чаралар өчен мәйданчык­ларны да, шулай ук янәшәсендәге территорияләрне модернизация­ләүне дә күздә тота. Хәзерге вакытта проектлау төгәлләнеп килә, әзерлек эшләре башланды. IQ-паркның беренче чираты бу җәйдә гамәлгә кертелер дип планлаштырыла. Без биш ел эчендә еллык кереме 5 миллиард сумга якын булган 130 резидентны җәлеп итү, 1700 яңа эш урыны булдыру бурычын куябыз.
Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров хәбәр итүенчә, республикада гомумдәүләт проектларының максатлы күрсәткеч­ләренә, 2030 елга кадәр озайтмыйча, 2024 елга кадәр үк ирешергә планлаштыралар. Моның нәрсә хисабына башкарылачагы, финанслауның никадәр җиткелекле булуы, нинди гомумдәүләт проектлары буенча кыенлыклар булырга мөмкинлеге турындагы сорау да журналистларны кызыксындырды.
– Һичшиксез, без гомумдәүләт проектларының максатлы күрсәткеч­ләренә ирешү өчен 2024 елга кадәр төгәл чаралар күрәчәкбез, – диде, моңа җавап биреп, Илшат Таҗет­динов. – Шуның белән бергә, яңа коронавирус инфекциясе таралу чимал ресурсларына дөнья конъюнктурасында үз төзәтмәләрен кертте, илнең бюджет системасы керемнәренә йогынты ясады, бу исә, үз чиратында, гомум­дәүләт проектларын гамәлгә ашыруда чагылды. Барыннан да элек, шуны исәпкә алып, үткән ел ахырында федераль проект­ларның, аннары Русия субъектла­рының, шул исәптән безнең респуб­ликаның да, максатлы күрсәткечләре төгәлләштерелде. Аларга үз вакытында ирешү өчен, беренче чиратта, дәүләт һәм муниципаль идарәнең нәтиҗәлелеген күтәрү, керемнәрне арттыру, чыгымнарны оптималь­ләштерү, инвестицияләр җәлеп итү исәбенә керем базасын арттыру өстендә эшләячәкбез. Шушы ук максатларга Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның 310нчы указы юнәлтел­гән. Моннан тыш, бөтен республика буенча проект идарәсе принципларын активрак җәелдерергә планлаштырабыз.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.
Читайте нас: