+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Урманнарыбызны саклыйбыз!

Республикада урманнарны тергезү буенча еллык план былтыр арттырып үтәлгән.

Республикада урманнарны тергезү буенча еллык план былтыр арттырып үтәлгән.

Башкортстан 2019 елдан “Экология” гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырылучы “Урманнарны саклау” федераль проектында катнаша.

Аның максаты — 2024 елга агачларны кисү һәм тергезү балансын 100 процентка тәэмин итү. Үткән елда бу күрсәткеч арттырып үтәлгән – урман фондын тергезү планлаштырылган 97,3 проценттан 106,5 процентка кадәр арттырылган.

Урман тергезү чаралары 14,9 мең гектар мәйданда үткәрелгән, аның иң зур күләме Зилаер, Белорет, Караидел, Баймак, Бөрҗән районнарында, ягъни урман хәзерләү аеруча зур мәйданнарда алып барылучы районнарда башкарылган.

Киселгән һәм корыган урман үсентеләренең барлык участокларында да агачларны тергезү өчен 2 мең тоннадан артык (122 процент) орлык запасы булдырылган.

Фото: srk.nationalpriority.ru
Читайте нас: