«Нур-Агро» кооперативы 2,6 миллион сум күләмендә грант алган. Бүлеп бирелгән акчага кирәкле җиһазлар (сепаратор, пастеризатор, суыткыч, май чабу җайланмасы), суыткыч камералы автомобиль сатып алынган.
Ике ел эчендә Чишмә авыл хуҗалыгы берләшмәсе зур нәтиҗәләр күрсәткән. Бүген "Нур-Агро" 15 төргә якын тәмле, ә иң мөһиме, табигый сөт продукциясе, кефир, катык, йогурт, каймак, шешәле сөт һәм башкаларны җитештерә. Кышкы чорда гына да эшкәртү күләме 2 мең тонна тәшкил итә. Кооператив продукциясе районда сатыла, шулай ук Уфага кибетләргә китерелә.