+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Ә синең бизнес нинди?

Башкортстанда "Минем бизнес" үзәгенең бишенче офисы эшли башлый.

Башкортстанда "Минем бизнес" үзәгенең бишенче офисы эшли башлый.

Ул Октябрьский шәһәрендә ачыла.

Республиканың Эшкуарлык буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, «Минем бизнес» үзәге вәкиллекләре челтәрен үстерү — Башкортстанда «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычына ярдәм» гомумдәүләт проектын тормышка ашыруда өстенлекле юнәлешләрнең берсе. Эшкуарлар анда бизнесны үстерү буенча теләсә нинди бурычларны хәл итү өчен төрле яклап ярдәм ала ала.

5 февральдә республикада «Минем бизнес» үзәгенең бишенче офисы ачылды. Эшкуарлар һәм шәһәр халкы, шулай ук якын-тирә муниципалитетларда яшәүчеләр «Бердәм тәрәзә» форматында үз эшләрен алып бару мәсьәләләре, оештыру-хокукый форма сайлау, исәп-хисап ачу буенча консультацияләр ала, ООО һәм ИПларын бушлай терки ала. Гамәлдәге эшкуарлар дәүләт ярдәме чараларына гариза бирә, аларга шулай ук профильле хезмәтләр, укыту һәм башка бик күп нәрсәләр керә.

Узган елда «Минем бизнес» үзәге кече һәм урта эшкуарлык субъектларына һәм физик берәмлекләргә 13 меңнән артык хезмәт күрсәтте, ә Башкортстан Русиянең Икътисади үсеш министрлыгы рейтингында «Минем бизнес» аеруча нәтиҗәле эшли торган төбәк буларак билгеләп үтелде.

Бүген республикада "Минем бизнес" дигән биш үзәк эшли: икесе - Уфада, берәр - Нефтекама, Күмертау һәм Октябрьский шәһәрләрендә.

Фото: мк.ру


Читайте нас: