+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Дәүләкән шәһәре күркәмләнә!

Дәүләкәнлеләр туган шәһәренә аның тарихын кайтарырга, шәһәр мохитенә аерым бер үзенчәлекле төс бирергә һәм шәһәрнең иҗтимагый киңлекләре челтәрен булдырырга телиләр. Ә моның өчен алар "Сквозная линия. Дәүләкән урамы вакыт аша" проектын булдырган.

Әлеге уникаль проект «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында финансланачак. Бу проект узган елның сентябрендә кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр тирәлеге булдыру бөтенрусия конкурсында җиңде.

Дәүләкән хакимиятендә проект ярдәмендә шәһәрдә җәяүлеләр өчен хәвефсез һәм уңайлы элемтә булдырылачак, алар аерым районнар халкына җәлеп итү нокталары урнашкан үзәккә тиз арада эләгергә мөмкинлек бирәчәк.

Шәһәрнең үзәк өлешендә Коммунистлар һәм Мәҗит Гафури урамнары буйлап кибетләр һәм кафелар, балалар һәм яшьләр өчен ял һәм уеннар, шулай ук веломаршрут булдырылачак. Мәҗит Гафури урамы буенча төзелеш быел ук башланачак.

Фото: mgazeta.com сайтыннан
Читайте нас: