+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

"Балалар сәламәт булсын!'

Дүртөйледәге яшь табиб һәр авыру баланың күңеленә юл таба белә.

Дүртөйледәге яшь табиб һәр авыру баланың күңеленә юл таба белә.
"Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты кысаларында Дүртөйле поликлиникасында балалар дерматовенерологы барлыкка килде. Кечкенә пациентларны яшь белгеч Гөлнара Сарванова дәвалый.
«Дерматовенерология» белгечлеге буенча Башкорт дәүләт медицина университеты ординатурасында укуын тәмамлаганнан соң, хезмәт юлын биредә башларга булган ул. 2018 елда БДМУның педиатрия факультетын тәмамлаган булган.
"Кешеләрдә өч төрле һөнәр генә Ходайдан килә - хөкем итү, өйрәтү һәм дәвалау" дигән гыйбарә бар. Менә миндә дә мәктәптә сигезенче сыйныфта укыганда табиб һөнәрен үзләштерү һәм кешеләрне дәвалау теләге туды. Бу һөнәр минем күңелемә бик якын. Балаларның сәламәт булуын һәм мөмкин кадәр азрак авыруын телим. Файдалы булырга тырышам. Дәваханәдә мине ачык йөз белән каршы алдылар, монда сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү өчен бөтен шартлар да бар", - ди Гөлнара Сәрванова.
Яшь табиб, шулай ук, "Земский доктор" программасы буенча дәүләт ярдәме дә алачак. Фото: srk.nationalpriority.ru
Читайте нас: