+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Бездә кыяр кышын да мул уңыш бирә

Кыяр үстерү буенча республика илдә алдынгы урыннарны били.

Кыяр үстерү буенча республика илдә алдынгы урыннарны били.
"Авыл хуҗалыгы" гомумдәүләт проекты кысаларында яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерү күләмнәрен арттыру бурычы да куелган иде. Бу юнәлеш буенча да Башкортстан илдә алдынгы урыннарны били. Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы фаразлавынча, быел кышкы теплицаларда якынча 1,45 миллион тонна яшелчә үстереләчәк, бу узган елгы күрсәткечтән 7,6 процентка күбрәк.
Федераль аграр ведомствоның оператив мәгълүматларына караганда, 2 февральгә илнең теплицаларында 114,3 мең тонна яшелчә җитештерелгән, бу үткән ел дәрәҗәсеннән 15,6 процентка югары (98,9 мең тонна). Шул исәптән кыяр уңышы 75,3 мең тонна ( 6,4%), ә томатлар 37,3 мең тонна ( 40,8%) тәшкил иткән. Төбәкләр арасында бу өлкәдә лидерлар булып Липецк, Мәскәү, Калуга, Волгоград, Новосибирск өлкәләре, Краснодар һәм Ставрополь крайлары, Башкортстан һәм Татарстан, Карачай-Черкес республикалары тора. Алар өлешенә илдәге җитештерү күләменең 57 проценттан артыгы туры килә.
Фото: agriculture.bashkortostan.ru
Читайте нас: