+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Шаулап үсәр әле урманнар!

Бу җәһәттән күптән түгел күрше төбәкләр белән фикер алышу булды.

Бу җәһәттән күптән түгел күрше төбәкләр белән фикер алышу булды.
Гыйнвар ахырында урман хуҗалыгы министры урынбасары Илгиз Фаткуллин, министрлыкның бүлек башлыгы Альберт Байтимеров, Уфа, Нуриман, Зилаер һәм Стәрлетамак урман хуҗалыклары директорлары Яр Чаллы шәһәренең «Агропласт» җәмгыяте предприятиесендә булдылар.
Эш барышында Башкортстан Урман хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре предприятие җитәкчелеге белән тамыр системалы урман культуралары үсентеләрен үстерү өчен кирәкле җиһазлар әзерләү һәм сату мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Исегезгә төшерәбез, урманнарны тергезү буенча яңа кагыйдәләр нигезендә, киләсе елның 1 гыйнварыннан урман тергезү буенча ясалма һәм катнаш мәйданнарның кимендә 20 проценты, 2025 елның 1 гыйнварыннан - 30 проценты, 2030 елның 1 гыйнварыннан 45 проценты утыртылырга тиеш.
Агачлар утырту, шулай ук, "Экология" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыруның да бер юнәлеше. «Агропласт» предприятиесе белгечләре тәкъдимнәре белән танышканнан соң, шушы елның февраль-март айларында Башкортстанның Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы урман культуралары орлыкларын, пресс-маркерларны һәм "РКЛ-81N" пластик кассеталарын сатып алу турында ниятләр төзелде.
Фото: forestbashkortostan.ru
Читайте нас: