+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Авария хәлендәге торакта яшәүчеләрне күчерәчәкләр

Бу сөенечле яңалык Кырмыскалы районында яшәүчеләргә дә кагылачак.

Башкортстанда “Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проекты чикләрендә авария хәлендәге торакта яшәүчеләрне күчерү чаралары тормышка ашырыла. Бу эш Кырмыскалы районында да алып барыла.
Район хакимиятенең баш архитекторы Артур Айбулатов билгеләвенчә, агымдагы ел азагында район үзәгенең Яңа урамындагы күпфатирлы 24нче йортта яшәүче сигез гаилә Рафиков урамында төзеләчәк яңа йортта фатир ачкычлары алачак.
Биредә шулай ук ятим балалар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле гражданнар өчен фатирлар сатып алу да планлаштырыла. Йортка керү урыны һәм фатирларның эче “Уңайлы мохит” программасының барлык таләпләренә ярашлы төзеләчәк.
Агымдагы елда Башкортстанның Уфа, Балтач, Бәләбәй, Илеш, Калтасы һәм Кырмыскалы районнарындагы авария хәлендәге тораклардан барлыгы 400дән артык кешене күчерү планлаштырыла. Бу 7000 квадрат метрлы 180 йорт дигән сүз.
Фото: Эльвира Ямалетдинова.
Читайте нас: