-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

“Кванториум Башкортстан” Архангельдә эшен төгәлләде

Архангель районының Терекле авылында күчмә кванториум юнәлешләре буенча балаларны укыту ахырына якынлашты. Балалар проектлар өстендә мавыгып эшләде, командада хезмәттәшлек итәргә өйрәнде, яңа тәҗрибә һәм белем алды, югары технологияле җиһазларда эшләде.

“Промдизайн” һәм “Робот техникасы” буенча дәресләрдә балалар макетлар нигезендә смартфон өчен аскуймаларның 3D моделен проектлады, аннары үз эшләнмәләренең детальләрен лазер-гравирлау станогында фанерадан кисеп алдылар һәм 3D-принтерда бастырдылар.

АЭРО/ГЕО юнәлеше буенча дәресләрдә балалар беренче көннән үк проект эшчәнлегенә чумды, дронны төрле бурычларны үтәүгә программалаштырырга өйрәнде.

“Үз проектларын гамәлгә ашыру барышында балалар 3D-модельне модельләштерергә һәм аларны 3D-принтерлар ярдәмендә тормышка ашырырга өйрәнде, - дип билгеләде Республика балалар мәгариф технопаркы директоры Оксана Семенова. - Моннан тыш, яшь инженерлар үз проектларын яклады, ә бу алар халык алдында чыгыш ясау күнекмәләрен үзләштерде дигән сүз”.

15-26 февральдә мобиль технопарк Балтач районына юл тота. Исегезгә төшерәбез, “Кванториум Башкортстан” мобиль технопарклары 2020 елда “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында ачылды.

Фото: education.bashkortostan.ru
Читайте нас: