-10 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

Республика кардиология үзәгенә ике сканер кайтты

“Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында Республика кардиология үзәге ике “Fujitsu ScanSnap SV600” (Кытай) сканерын алды.

“Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында Республика кардиология үзәге ике “Fujitsu ScanSnap SV600” (Кытай) сканерын алды.

- Җиһазлар ярдәмендә медицина документлары электрон төргә күчереләчәк. Әгәр пациент берничә медицина оешмасына мөрәҗәгать итсә, медицина карталарының электрон аналогын куллану бик уңайлы. Электрон документлар әйләнеше системасы гражданның авыру тарихы, элегрәк күрсәтелгән дәвалау ысуллары белән тиз арада танышырга мөмкинлек бирәчәк. Бу диагностиканы тизләтәчәк һәм терапиянең нәтиҗәлелеген арттырачак, - дип билгеләде медицина учреждениесенең баш табибы Ирина Николаева.

Электрон документлар әйләнешенә күчү медицина хезмәткәрләренең пациентка бирә алырлык вакытын озайтачак. Җиһаз “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты, “ЕГИСЗ нигезендә сәламәтлек саклауның бердәм санлы контуры булдыру” федераль проекты кысаларында сатып алынган.

Фото: srk.nationalpriority.ru
Читайте нас: