+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

“Русия чаңгы юлы” чакыра!

Башкортстан чаңгы узышлары буенча иң масштаблы – “Русия чаңгы юлы” бөтенрусия ярышларын үткәрүгә әзерләнә. Быел чара 13 февральдә Уфада, республиканың барлык шәһәрләрендә һәм районнарында узачак.

Башкортстан чаңгы узышлары буенча иң масштаблы – “Русия чаңгы юлы” бөтенрусия ярышларын үткәрүгә әзерләнә. Быел чара 13 февральдә Уфада, республиканың барлык шәһәрләрендә һәм районнарында узачак.

Ярышларда катнашучыларга 3 чакрым араны узарга тәкъдим ителә, спорт мәктәпләре спортчылары һәм чаңгы ярышларын яратучылар 5 чакрым чаңгыда узырга мөмкин. Чара “Демография” гомумдәүләт проектының “Спорт - тормыш нормасы” федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Башкортстанда традицион рәвештә илдә иң киңкүләм чаңгы узышларының берсе уза.
Бер ел элек Уфа Русия Федерациясендә “Русия чаңгы юлы”н уздыруның үзәк мәйданчыгы итеп сайланды, анда рекордлы санда спортчылар катнашты.
Быел бу чарада Башкортстан Республикасының актив яшәү рәвеше сөючеләрдән 120 меңнән артык кеше катнашачак дип көтелә.

Фото: srk.nationalpriority.ru
Читайте нас: