+3 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

Бүгенге "почемучка"лар иртәгә фәнне алга җибәрәчәк

Мобиль "Кванториум”нар авыл балаларына үз проектларын булдырырга ярдәм итә.

Мобиль "Кванториум”нар авыл балаларына үз проектларын булдырырга ярдәм итә.

Хәзер мобиль "Кванториум" технопарклары авыл җирендә яшәүче балаларга да барып җитте. 5-11нче сыйныф укучылары өчен ике атналык белем бирү программалары "Мәгариф" гомумдәүләт проекты ярдәмендә тормышка ашырыла. Мәсәлән, Киров өлкәсенең Зуевка шәһәрендә 1 февральдән инженерлык юнәлешендәге программалар буенча шундый дәресләр узды. Хәзер ул 14 февральгә кадәр Уни авылында эшләячәк.

Күчмә технопарклар ярдәмендә яшьләр киләчәк һөнәрләре белән таныша һәм үзләренә укыту стратегиясе сайлый ала. Һәм, әлбәттә, үзләренең гадәти булмаган проектлары өстендә эшлиләр. Мәсәлән, Башкортстанның Авыргазы районы Толбазы авылы укучылары робот сумо, мәктәп буенча виртуаль тур, шулай ук кеше якынайгач капкачы ачыла торган чүп-чар багы уйлап тапканнар. Балаларның күбесе быел гына беренче тапкыр 3D-басма белән танышкан, программалаштыру белән шөгыльләнә һәм виртуаль чынбарлык очколары өчен уеннар булдыру нигезләрен аңлый башлаган. Һәм болар барысы да республика буйлап йөрүче ике "Башкортстан Кванториумы" мобиль технопаркының эше нәтиҗәсендә мөмкин булган.

1нче мобиль технопарк җитәкчесе Тимур Заманов сүзләренә караганда, балалар бик теләп үз проектларын уйлап таба һәм булдыра.
— Бу егет-кызларны яңа эшләр белән бик теләп кызыксынулары аерып тора. Аларга күңел ачу чаралары кызыклы түгел һәм, мөгаен, шуңа күрә дә безнең дәресләр алар өчен шулкадәр популярдыр, — дип сөйли ул.

Мобиль технопарк Пенза өлкәсендә дә эшли. "Мәгариф" гомумдәүләт проекты кысаларында сатып алынган күчмә "Квантотрак" комплексы хәзер районның Мокшан поселогының 1нче мәктәбендә урнашкан, анда ул 13 февральгә кадәр булачак. Башкортстанның Толбазы авылы укучылары исә робот сумо һәм мәктәп буенча виртуаль тур да оештырган.

— Бу - балаларга өстәмә белем бирүнең яңа форматы. Без үз кызыксынучанлыгы белән фәнне алга этәрүче “почемучка”лар өчен эшлибез. Технопаркның мобиль версиясе авыл җирендә яшәүче балаларга югары технологияле җиһазлар белән шөгыльләнү мөмкинлеге бирә. Алар тикшеренү һәм уйлап табу эшчәнлеге тәҗрибәсен туплый. Төп юнәлешләр — IT, VR, аэро, гео, промдизайн, промробо һәм хайтек, — ди Пенза өлкәсендәге "Кванториум НЭЛ" балалар технопаркы директоры Денис Тимербаев.

Фото:bashinform.ru


Читайте нас: