+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Бәләбәй дәваханәсенә яңа җиһазлар кайтты

Бу эшләр республикада “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды.

Бу эшләр республикада “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды.

Бәләбәй район үзәк дәваханәсенә яңа җиһазлар кайтты. Сүз бик күп органнарны җентекле тикшеренү өчен датчиклары булган ультратавышлы портатив аппарат турында бара. Җиһазның бәясе — 5 миллион сумнан артык.

— Ультратавышлы портатив аппарат табибларга йөкле хатыннарга яралгы үсешенең барлык этапларында перинаталь УЗИ-скринингын шактый югары дәрәҗәдә үткәрергә мөмкинлек бирәчәк, — дип билгеләделәр төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: УЗИ тикшеренүе үзенең нәтиҗәлелеген һәм төгәллеген берничә дистә ел эчендә акушерлыкта исбатлаган, һәм ул диагностиканың хәвефсез һәм заманча ысулы булып тора.

Фото: mgazeta.com
Читайте нас: