+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Яңа авылда — яңа мәктәп!

Яңа Булгаково мәктәбе агымдагы елның 1 сентябрендә ишекләрен ачарга тиеш.

Яңа Булгаково мәктәбе агымдагы елның 1 сентябрендә ишекләрен ачарга тиеш.

Ул укыту ике сменада алып барылучы Булгаково лицеенда укучылар санын киметергә ярдәм итәчәк.

Әлегә яңа мәктәп төзелеш этабында. Йөздән артык эшче атнаның алты көнендә анда бизәкләү эшләре алып бара. Бинаның мәйданы - 13,5 мең квадрат метр. Проектта ике спорт залы, зур ашханә, аз хәрәкәтләнүче укучылар өчен лифт каралган. Объектның бәясе – 350 миллион сум. Билгеле булуынча, төбәктә яңа мәктәпләр Президент Владимир Путинның май указлары белән расланган “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында төзелә.

“Финанслауның бер өлеше республика бюджетыннан. Төп финанслау — “Стимул” программасы буенча федераль бюджеттан. Дәүләт контракты 2020 елның 31 мартында “БГС" оешмасы генераль подрядчысы белән төзелде”, — дип белдерде Башкортстанның Капиталь төзелеш идарәсе начальнигы урынбасары Инна Икъсанова.

Мәгариф учреждениесе 825 урынга исәпләнгән һәм Булгаково авылының иске мәктәбен шактый “бушатырга” тиеш. Укыту ике сменада алып барылучы Булгаково лицеена бүген мең ярым укучы йөри, бу планлаштырылганнан өч тапкыр күбрәк.

Февраль ахырына кадәр объектта җылыту системасын эшләячәкләр. Ә аннан соң белгечләр түбәне төзекләндерү белән шөгыльләнәчәк. Яңа Булгаково мәктәбе агымдагы елның 1 сентябрендә ишекләрен ачарга тиеш.

Фото:gtrk.tv
Читайте нас: