-10 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

Авыл балаларына яңа мөмкинлекләр ачыла

Владимир Путинның май указлары белән расланган “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында “Һәр баланың уңышы” төбәк проекты тормышка ашырыла.

Владимир Путинның май указлары белән расланган “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында “Һәр баланың уңышы” төбәк проекты тормышка ашырыла.
Проект буенча федераль һәм республика бюджетлары исәбенә “Башкортстан кванториумы” мобиль технопарклар эшчәнлеге җәелдереп җибәрелгән.
Мобиль технопаркка республиканың 12 районыннан 2000нән артык мәктәп укчысы җәлеп ителәчәк.
Авыл балаларының да югары технологияле җиһазларда шөгыльләнү, информацион технологияләр, виртуаль чынбарлыкны өйрәнү, пилотсыз очу аппаратлары белән идарә итү, геоинформатика, сәнәгать дизайны, робототехника серләренә төшенү мөмкинлеге булачак.
Октябрьдән декабрьгә кадәр мобиль технопарк педагоглары авыл балаларын дистанцион укытты, гыйнвардан майга кадәр практик дәресләр үтә.
Фото: Башкортстанның Мәгариф министрлыгы
Читайте нас: