Дүртөйленең сәнгать мәктәпәре укытучылары, мәдәният йортлары, китапханәләр белгечләре илнең әйдәүче вузларында бушлай уку үтте.
“Мин Гнесиннар исемендәге Русия музыка акдемиясенең өзлексез мәгариф һәм иҗади, мәдәният өлкәсендә идарә итү кадрларының квалификациясен күтәрү үзәге базасында “Тынлы сәнгать осталары. Саксофонда һәм кларнетта уйнау мәктәбе” темасына курслар үттем. Бик күп файдалы һәм кызыклы мәгълүмат алдым. Иван Оленчикка һәм Леонид Друтинга югары дәрәҗәдә укытканары өчен чиксез рәхмәтлемен”, – ди Дүртөйле Балалар музыка мәктәбе укытучысы Ольга Белова.
Шулай ук йөз мәктәп укучысы өчен мәдәни-мәгариф программасы оештырылган. Әле аның буенча чаралар үткәрелә.
“Иҗади кешеләр” төбәк проекты аркасында дүртөйлелеләр Республика вокалистлар конкурс-фестивалендә катнашты, II Бөтенрусия балалар һәм яшьләр хор коллективларының “Хоровые встречи в Шаляпинском” конкурс-фестивалендә сәләтләрен күрсәтте.
Бу гомумдәүләт проекты буенча “Мәдәният волонтерлары” базасында районнан алты волонтер җәлеп ителгән.