+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Шәһәрдәгедән ким түгел!

Бакалыда “Управдом” дип аталган район форумы узды. Торак-коммуналь хуҗалык — иң мөһим социаль-икътисади өлкә, катлаулы комплекс, аның структурасына өч дистәдән артык эшчәнлек төре керә. Күптән түгел Бакалыда “Управдом” район форумы узды. Анда район хакимияте, “Жилкомсервис Бакалы” идарәче компаниясе вәкилләре, “Коммунхоз”, “Теплосеть”, “Бакалы комплекслы хезмәт күрсәтү” оешмалары җитәкчеләре, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә җәмәгать контроле үзәге, күпфатирлы йортлар советлары вәкилләре катнашты. Алар тәүдә торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә соңгы 10-15 елдагы казанышлар, сафка бастырылган һәм файдалануга тапшырылган мөһим объектлар, гамәлдәге программалар, башкарыл­ган эшләр һәм территорияләрне төзекләндерү планнары турында видеофильм карады.

Бакалыда “Управдом” дип аталган район форумы узды.

Торак-коммуналь хуҗалык — иң мөһим социаль-икътисади өлкә, катлаулы комплекс, аның структурасына өч дистәдән артык эшчәнлек төре керә. Күптән түгел Бакалыда “Управдом” район форумы узды. Анда район хакимияте, “Жилкомсервис Бакалы” идарәче компаниясе вәкилләре, “Коммунхоз”, “Теплосеть”, “Бакалы комплекслы хезмәт күрсәтү” оешмалары җитәкчеләре, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә җәмәгать контроле үзәге, күпфатирлы йортлар советлары вәкилләре катнашты. Алар тәүдә торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә соңгы 10-15 елдагы казанышлар, сафка бастырылган һәм файдалануга тапшырылган мөһим объектлар, гамәлдәге программалар, башкарыл­ган эшләр һәм территорияләрне төзекләндерү планнары турында видеофильм карады.


Район хакимияте башлыгының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасары Рамил Хәйдәров республиканың кайбер муниципаль районнарында һәм шәһәрләрендә җы­лылык энергиясе өчен түләүләрнең 2020 елның декабрендә сизелерлек артуын искә төшерде. Бакалы районында андый хәл булмады, диде ул. Декабрьдә үзәк казанлыктан җылыты­лучы күпфатирлы торак фонды буенча, ноябрь белән чагыштырганда, җылы-лык энергиясе өчен түләү 36 процентка артты. Барлык күпфатирлы йортлар да гомум исәпләү приборлары белән тәэмин ителгән, җылылык энергиясенә әлеге вакытта бәяләр үсү һава шартлары белән бәйле. Бүген Бакалыда күпфатирлы 91 йорт бар, шуларның 78е — “ЖилКомСервис Бакалы” җәм­гыяте оператив идарәсендә, 13 йорт идарәнең турыдан-туры ысулын сайлаган.
“Управдом” форумының икенче өлешендә әлеге чарага килгән кешеләр үзләрен борчыган проблемаларны күтәрде, сораулар бирде, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге вәзгыять турында үз фикерләрен әйтте. Аеруча күпфатирлы йортлар янәшәсендәге территорияләрне төзекләндерүгә, түбәләрне ремонтлауга, кайбер йорт-ларның диварларына, ишегалларын яктыртуга кагылышлы проблемалар күтәрелде. Район хакимияте башлыгы Александр Андреев билгеләвенчә, ТКХ өлкәсендә көнүзәк проблемалар бетеп тормый. Аларның күбесе планлы рә­вештә хәл ителә, әмма мәсьәлә­ләрнең барысын да берьюлы чишеп булмый. Әлеге вакытта гамәлгә ашырылучы дәү­ләт программалары район үзә­гендә мөмкин кадәр матуррак, уңайлы һәм төзек йортларның һәм ише­гал­ларының күбрәк булуына юнәлтелгән.
Шушы уңайлык­ларны йортларда булдыру өчен, район хакимияте башлыгы ассызыклаганча, торак-коммуналь хуҗалыкның йөзләр­чә хезмәт­кәре көч сала, йөзәрләгән миллион сум финанс чыгымнары тотыныла. Соңгы 15 ел, әйтик, районда актив торак төзелеше, инженерлык челтәрлә­рен, территорияләрне төзекләндерү белән үзенчәлекле булды.
Хәзерге чорда экологик проблемаларны хәл итү юнәлешендә районда зур адым ясалды. Мәсәлән, Бакалыдагы кебек, якын-тирә районнарның үз территорияләрендә каты көнкүреш калдыклары полигоны юк.
Бакалыда әлеге объектның булуы әллә ни көч һәм финанс чыгымнары сарыф итмичә 2019 елда башланган чүп реформасын тормышка ашыру мөмкинлеген бирде. Биредә экологик юнәлешле тагын бер куәтле объект бар, ул — чистарту корылмасы. Бу корылмада ел саен 220 мең кубометр су чистартыла. Бөтен пычрак, шламнар махсус фильтрларда кала. Чистар­туның барлык стадияләрен үткән су балыкчылык хуҗалыгы нормаларына туры килә. Әлбәттә, 16 ел эчендә күп­санлы торак йортлар төзелү сәбәпле, район үзәге халкы артты, әлеге объектны реконструкцияләү һәм аның куәтләрен арттыру ихтыяҗы барлыкка килде.
Чистарту корылмаларын реконст­рукцияләү зарурлыгы Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, вице-премьер, торак-коммуналь хуҗалык министры Борис Беляев игътибарына җитке­релде. Алар, проектка финанс ярдәме күрсәтеләчәк, дип ышандырды. Шулай итеп, су бүлеп бирү системасы эшен оптималь-ләштерү мөмкин булачак.
Сыйфатлы су белән беррәттән, цивилизация казанышларының берсе — җылылык. Бу елларда җылылык челтәрен модернизацияләү һәм яңарту буенча планлы эшләр алып барыла. Моның белән “Теплосеть” коллективы уңышлы шөгыльләнә, шуңа күрә социаль учреждениеләргә һәм күпфа­тирлы йортларга районда беренче­ләрдән булып җылылык бирелә. Барлык өч казанлык та яхшы хәлдә. Район дәваханәсендә яңача блоклы казанлык урнаштырылган, ул тулысынча автоматлаштырылган. 2011-12 елларда җылылык челтәре реконструкция­ләнде, яңартылды, гомумән, соңгы 5 елда 5 чакрымнан артык җылылык трассасы алыштырылды.
Соңгы ун елда торак пунктларына газ кертүгә зур игътибар бирелде. Бүгенге көнгә район торак фондының 82 проценты газга тоташтырылган. Моннан тыш, эре казанлыклар төзелде һәм файдалануга тапшырылды.
Соңгы 10-15 елда Бакалы авылында урам юлларына асфальт җәю буенча бик күп эш башкарылган. Пролетар, Коммунистик, Урман, Бакча урамнарында, Төньяк бистәсенең барлык урамнарында да диярлек асфальт-бетон өслекле яхшы юллар салынды.
Алда билгеләнгәнчә, 2019 елда бөтен ил буенча каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең яңа системасы старт алды. Шул вакыттан башлап районда күләмле эш башкарылды: барлык торак пунктларда да чүп-чар җыю һәм аны даими рәвештә алып китү оештырылган. Район буенча 385 контейнер мәйданчыгы төзелгән, шуларда 808 контейнер урнаштырылган. Бу вакыт эчендә халык калдыклар белән эш итүнең яңа кагыйдәләренә күнекте диярлек. Ә киләчәктә чүп-чарны аерып җыюны җайга салачаклар, моңа планлы күчү агымдагы елда ук башлана.
Әйе, район авыллары елдан-ел матурлана бара. Төзекләндерүгә һәм яшелләндерүгә бәйле үзгәрешләр халыкны сөендерә, иртәгәсе көнгә тагын да зуррак планнар корырга этәрә. Районда ике ел рәттән “Башкортстан ихаталары” республика программасы кысаларында актив эш башкарылды. Нәтиҗәдә, күпфатирлы йортларда яшәүчеләр куанычына заманча резина өслекле уен һәм спорт мәйданчыгы, автостоянкалар, тротуарлар, яңа яктырткычлар, видеокүзәтү системалары, асфальтланган ишегалды юллары барлыкка килгән. Территорияләрне төзек­ләндерү белән беррәттән, күпфатирлы йортларның подъездларына ремонт ясалган. Ике ел эчендә “Подъездларны комплекслы ремонтлау” республика программасы буенча гына да 9 күп­фатирлы йортта 20 подъезд ремонтланган.
Узган елда район “Күпфатирлы йортларны хезмәтләндерү һәм йорт яны территорияләрен төзекләндерү буенча иң яхшы объект” республика конкурсында катнашты. Аның нәтиҗә­ләре буенча Ворошилов мәйданында һәм Мәктәп урамындагы ишегаллары комплексы “Иң яхшы ихата” номина­циясендә 2нче дәрәҗә дипломга лаек булды. Приз 700 мең сум тәшкил итте. Әлеге акча арытаба да төзекләндерүгә юнәлтеләчәк.
Район хакимиятендә якындагы чорга һәм озак вакытка исәпләнгән перспективалы эшләр планы бар. Ул тузган биналарны сүтү һәм яңа торак йортлар салу, Көнбатыш бистәсендә суүткәргеч төзү, парклар булдыру, урамнарны ремонтлау һәм асфальтлау, җылылык трассаларын алыштыру һәм башка мөһим эшләрне үз эченә ала.

Идрис СӘЕТГАЛИЕВ,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Бакалы районы.
Читайте нас: