Быел Башкортстанның Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан кимендә 14,3 гектар мәйданда урманнарны тергезү һәм урман үрчетү буенча эшләр башкарылачак. Булачак урман нигезе – урман культураларының сыйфатлы үсентеләре.
Министрлыкның бүлек җитәкчесе Альберт Закиров әйтүенчә, һава торышы шартлары үзгәрү сәбәпле урман питомникларында үсентеләр үлмәсен өчен урман хуҗалыгы белгечләре көн саен күзәтү үткәрә, ылыслы агачларда кышкы авырулар барлыкка килмәсен өчен профилактик чаралар оештыра.
Белгеч ассызыклавынча, урманчылар язгы чәчүгә дә әзерләнә, утырту материалларын саклау буенча җайланмалар булдыра.