-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Безнекеләр бозда да сынатмый!

Башкортстан командасы бозда мотоузышлар буенча Русия Кубогында алда бара. Республикада спортка зур игътибар бирелә. Монда гомумдәүләт проектларының нәтиҗәле эшләвен дә ассызыкларга кирәк.

Башкортстан командасы бозда мотоузышлар буенча Русия Кубогында алда бара. Республикада спортка зур игътибар бирелә. Монда гомумдәүләт проектларының нәтиҗәле эшләвен дә ассызыкларга кирәк.

Г. Кадыйров исемендәге техник спорт төрләре үзәге узышчылары Шадринскида узучы бозда мотоузыш буенча Русия Кубогының беренче этабында җиңү яулады.

Безнең Никита Богданов, Никита Тарасов һәм Елисей Выдрин, 22 очко җыеп, узган елгы мактаулы трофей ияләрен — Свердловск өлкәсенең техник спорт төрләре үзәге спортчыларын артта калдырды. Өченче урында Тольяттиның "Мега-Лада" командасы — 17 очко.

Этапның иң нәтиҗәле узышчысы — Никита Богданов (15 очко). Никита Тарасов команда копилкасына җиде очко өстәде.

Бүген Шадринскида икенче этап узачак, ул Русия команда кубогы җиңүчесен һәм призерларын ачыклаячак.

Фото: bashinform.ru
Читайте нас: