+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Радий Хәбиров гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыруда контрольне көчәйтергә кушты

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәктә гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыруда башкарма власть органнары һәм муниципалитетлар тарафыннан контрольне көчәйтергә кушты. Бу хакта республика җитәкчесе 15 февральдә атна саен уздырыла торган оператив киңәшмәдә белдерде.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәктә гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыруда башкарма власть органнары һәм муниципалитетлар тарафыннан контрольне көчәйтергә кушты. Бу хакта республика җитәкчесе 15 февральдә атна саен уздырыла торган оператив киңәшмәдә белдерде.

- Артта калучыларга карата иң катгый чаралар күрәсәчкәбез. Мин Дүртөйле, Краснокама, Яңавыл, Мәләвез районнары һәм Агыйдел шәһәре башлыкларын федераль видеоселекторлар вакытында үз яныма утыртачакмын. Гомумдәүләт проектларын үтәү буенча “кызыл зонага” эләктек, - диде Радий Хәбиров. - Республика нәрсәнедер үзләштермәгән дип әйткәч, мин сезне күрсәтәчәкмен. Без акча бирәбез, үзебездән торган бар нәрсәне эшлибез. Ләкин ни өчендер башка районнар эшли, ә сез булдыра алмыйсыз. Сәбәбе шунда ки, сез бөтен процессны башыннан ахырына кадәр уйлап бетермисез. Әйе, мин килешәм, көндәшлек процедуралары барышында без кабахәтләр белән эш итәбез. Безнең ФАС идарәсе бу мәсьәләдә эшләп бетерми дип абсолют ышанам. Моның белән актив шөгыльләнсеннәр. Югыйсә, монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчелегенә мөрәҗәгать итәчәкмен. Безнең республикада алдакчылар схемалары кайчан бетәчәк? Мин моны яратмыйм. Гомумән, безнең күрсәткеч начар түгел: Русия буенча уртачадан югарырак. Ләкин без уртачадан югары булырга, гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыруның бик югары дәрәҗәсенә чыгарга тиеш, - диде республика Башлыгы.

Фото: glavarb.ru
Читайте нас: