-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Уфа белән диңгез арасы кыскара...

«Уфа» халыкара аэропорты Башкортстанда яшәүчеләр өчен Русиянең иң популяр курортларына туры очышлар санын арттыра.

«Уфа» халыкара аэропорты Башкортстанда яшәүчеләр өчен Русиянең иң популяр курортларына туры очышлар санын арттыра.

Республикада "Сәламәтлек" гомумдәүләт проекты кысаларында күп эшләр башкарыла. Җәйге көннәрдә җылы якларда ял итеп, диңгез суында коену - сәламәтлекне ныгытуның иң яхшы чарасы. Шушыны күз уңында тотып, «Уфа» халыкара аэропорты Башкортстанда яшәүчеләр өчен Русиянең иң популяр курортларына туры очышлар санын арттыра.

Башкала авиаузелының матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, ел әйләнәсенә Сочига очарга мөмкин. Кышын бу - атнага тугыз рейс. Хәзер очышларны өч авиакомпания башкара, ә 28 марттан тагын бишесе кушылачак. Июнь-сентябрь айларында Уфадан Сочига атнага 28 рейс планлаштырылган.

Атнага дүрт тапкыр (дүшәмбе, сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм шимбә) Башкортстан халкы Краснодар шәһәренә оча ала. 2 июньнән - чәршәмбе, җомга һәм якшәмбе – Краснодарга тагын бер авиакомпаниянең һава суднолары оча башлаячак.

Республика һәм күрше төбәкләрдә яшәүчеләр арасында ел әйләнәсенә Уфадан Минераль Суларга туры рейслар популяр. Хәзер анда атнага ике тапкыр — сишәмбе һәм шимбә очарга мөмкин, ә 3 июньнән дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәре өстәлә.

Җәйге чорда «Уфа» аэропортыннан Симферопольгә рейслар башкарылачак. Очышларга гаризаларны дүрт авиакомпания биргән. Иң кызу сезонда (июнь-сентябрь айларында) атнага 12 рейс көтелә. Алга таба Уфадан Кырым башкаласына очышларны ел әйләнәсендә үткәрү планлаштырыла.

Җәен Анапага атнага 13 рейс ешлыгы белән биш авиакомпания очачак. Геленджикка очышларга бер авиакомпания запрос биргән: ташучы 1 июньнән атнага ике рейс планлаштырган.

#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан#кызылтан

Фото: bashinform.ru
Читайте нас: