"Торак һәм шәһәр мохите" гомумдәүләт проекты кысаларында күп эшләр башкарыла. Шундый эшләрнең берсе булып, Уфада 12 архитектура һәйкәлендә ремонт һәм реставрация эшләре узуы тора.
Заказ бирүче булып "Башкортстан Республикасы территориясендә урнашкан күпфатирлы йортлардагы гомум милекне капиталь ремонтлау буенча региональ оператор" фонды тора. Бу хакта мәгълүмат дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган.
Аукцион йомгаклары буенча Уфада "Уралнефтьспецмонтаж" белән мәдәни мирас объектларын капиталь ремонтлау буенча эшләр башкаруга контракт төзеләчәк. Контрактның башлангыч бәясе 93,3 миллион сум тәшкил иткән.
Техник задание буенча подрядчы йортларны, аерым алганда, фасадларны һәм түбәләрне Боҗра урамнарында (38, 88, 24), Новороссийск (4), Архитектура (14, 18), Тынычлык (37), Үзәк урам (16, 2), Октябрь проспектында (3, 5, 9) ремонтларга тиеш.
Эшләрне 1 октябрьгә кадәр башкару планлаштырыла. Бу эшләргә подрядчы биш елга гарантия бирә.
#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан#кызылтан
Фото: bashinform.ru