+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Һәр бала уңышка ирешсен өчен

Русия Мәгариф һәм фән министрлыгы «Мәгариф» гомумдәүләт проектының "Һәр баланың уңышы" федераль проекты кысаларында өстәмә белем бирү системасын үстерә.

Русия Мәгариф һәм фән министрлыгы «Мәгариф» гомумдәүләт проектының "Һәр баланың уңышы" федераль проекты кысаларында өстәмә белем бирү системасын үстерә.

2024 елга 5 яшьтән 18 яшькә кадәр балаларның 80 проценты өстәмә белем алырга тиеш.

Федераль проект барлык юнәлешләрдә өстәмә белем бирү эчтәлеген яңартуны, программаларның сыйфатын һәм вариативлыгын күтәрүне һәм аларны челтәр формасында гамәлгә ашыруны күздә тота, алар төрле ихтыяҗлары булган балаларның заман таләпләренә һәм мәнфәгатьләренә җавап бирүе, инфраструктураны модернизацияләүне һәм педагогик һәм идарә кадрларының һөнәри осталыгын камилләштерү өчен эшләнә.

"Мәгариф" гомумдәүләт проектының "Һәр баланың уңышы" федераль проекты кысаларында 2021 елда Кушнаренко районының Иске Кормаш авылы урта гомуми белем бирү мәктәбенең спорт залын капиталь ремонтлау планлаштырыла.

"Физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыру - балаларның сәламәтлеге өчен нигез ул!" - билгели мәгариф бүлеге җитәкчесе Рәмилә Ибакова.

Фото: komiinform.ru
Читайте нас: