-27 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар

Һәр сабый бакчага йөри алачак!

Иглиндә 260 урынга исәпләнгән яңа балалар бакчасы ачылды.

Иглиндә 260 урынга исәпләнгән яңа балалар бакчасы ачылды.

Иглин авылының "Звездный" микрорайонында 260 урынга исәпләнгән "Улыбка" балалар бакчасы ачылды.
Бинаның мәйданы 3 мең квадрат метрдан артып китә. Подрядчы булып “Эстра” оешмасы билгеләнде. “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстан бюджеты балалар бакчасы төзелешенә 179 миллион сум акча бүлеп бирде.
Балалар бакчасы заманча җиһазландырылган, биредә үз казанлыклары, психолог һәм логопед кабинетлары, изостудия, медицина пункты, заманча уен мәйданчыклары бар. Мөмкинлекләре чикле балалар өчен катнаш төркем каралган.
"Улыбка" — районда иң зур балалар бакчасы. Аның ачылуы биредә яшәүче яшь әти-әниләр өчен чиратларны азайтырга мөмкинлек бирәчәк.

Фото: pravitelstvorb.ru
Читайте нас в