-14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар

Сәхнәдә - мөмкинлекләре чикле кешеләр

Нефтекама шәһәре мәдәният үзәгенең «Без» халык театры һәм Бөтенрусия инвалидлар җәмгыяте шәһәр иҗтимагый оешмасының уртак проекты «Театр остаханәсе» 2021 елгы Президент грантлары конкурсында җиңүче булды.

Нефтекама шәһәре мәдәният үзәгенең «Без» халык театры һәм Бөтенрусия инвалидлар җәмгыяте шәһәр иҗтимагый оешмасының уртак проекты «Театр остаханәсе» 2021 елгы Президент грантлары конкурсында җиңүче булды.

Проект коммерция карамагында булмаган оешмалар катнашлыгында «Мәдәният» гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырыла.

Иҗади проект Нефтекама шәһәрендә 18 яшьтән өлкәнрәк булган кешеләрне театр иҗатына җәлеп итү юлы белән адаптацияләүгә юнәлтелгән.

Проект җитәкчесе һәм «Без» халык театры режиссеры Илмир Әлетдинов болай ди: "Без сәхнәдә күрү сәер булган кешеләр өчен "Дөньяга елмаю" студиясе булдырабыз. Студиягә 30 кешене алабыз һәм алар белән җитди эш алып барачакбыз. Калганнарын тамашачы сыйфатында җәлеп итәчәкбез, шулай ук алар репетицияләргә чакырылачак. Алар белән дәресләр үткәреләчәк. Проект ярдәмендә кайчандыр мөмкинлекләре чикле кешеләр өйдән чыга алачак, аралашу өчен җылы һәм уңайлы коллектив табачак, шулай ук иҗатта үзләрен күрсәтә һәм бу хакта шәһәр сәхнәсендә белдерә алачак".

Хәзерге вакытта проект тормышка ашыру процессында, беренче спектакль 2021 елның апреленә планлаштырылган.

Фото: saransk.bezformata.com


Читайте нас в