+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Дүртөйлелеләр электрон хезмәтләргә өстенлек бирә

Дүртөйле районында «Русия Федерациясенең санлы икътисады» гомумдәүләт проектының «Санлы дәүләт идарәсе» төбәк проекты уңышлы гамәлгә ашырыла.

Дүртөйле районында «Русия Федерациясенең санлы икътисады» гомумдәүләт проектының «Санлы дәүләт идарәсе» төбәк проекты уңышлы гамәлгә ашырыла.

Соңгы еллар тенденциясе - электрон төрдә дәүләт хезмәтләре күрсәтү. Һәм коронавирус чорында эшнең бу принцибы үзенең нәтиҗәлелеген һәм кирәклеген раслады. Күп кенә дүртөйлелеләр хәзер дистанцион элемтәгә өстенлек бирә, бу бит уңайлы гына түгел, вакытны да янга калдыра. Район буенча 2020 елда электрон сервислар аша бирелгән гаризалар 61 процеттан артып киткән.

“Дөресен генә әйткәндә, муниципаль хезмәт алу өчен мөрәҗәгать итүнең электрон төре вакытлыча чыгымнарны шактый киметә дип кешеләрне башта ышандыру кыен булды. Моннан тыш, электрон технологияләр халыкның документ күчермәләрен ясауга финанс чыгымнарын кыскарта. Шулай ук, мөрәҗәгать итүче, онлайн режимда аның гаризасын кайсы власть органы карау статусын күзәтеп тора, гаризасы каралуы турында хәбәр ала. Үз чиратында, электрон сервислардан файдаланып, халык үз хокуклары, мәсәлән, социаль тәэминат өлкәсендә үз хокуклары турында белә ала. Әйткәнчә, хәзерге вакытта хакимият белән аралашуның электрон төре ул “модалы” һәм көн саен халык саны арта бара, ул муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең электрон төренә өстенлек бирә. Без алга таба да район халкы белән электрон элемтәдә тору өчен бөтен шартларны тудырачакбыз», - дип сөйләде Дүртөйле районы хакимиятенең эшләр идарәчесе Альберт Әгъзамов.

Фото: srk.nationalpriority.ru
Читайте нас: