Шәһәр “Демография” гомумдәүләт проектының “Спорт - тормыш нормасы” дигән төбәк проектында катнаша.
Проектның планлы күрсәткечләренең берсе булып физик культура һәм спорт белән системалы рәвештә шөгыльләнүче гражданнар өлеше тора, ул бүгенге көндә шәһәрдә 50,36 процент тәшкил итә (130544 кеше), ә ел ахырына 53,6 процент тәшкил итәргә тиеш.
Ел дәвамында шәһәрдә барлык категория гражданнар өчен төрле спорт чаралары үткәрелгән, аларның бер өлеше онлайн-режимда үткән. Былтыр 7нче, 9нчы һәм 2нче мәктәпләрдә футбол мәйданчыгы, көрәш залы, җиңел атлетика юлы, уен мәйданчыгы, спорт залы һәм күпфункцияле ике мәйданчык барлыкка килгән. Моннан тыш, шәһәрдә 5 универсаль спорт мәйданчыгы, өч велосипед юлы, скейтпарк, воркаут һәм өстәл уеннары өчен мәйданчыклар булдырылган.
Проект кысаларында спортның база төрләре буенча әзерлекне гамәлгә ашыручы оешмаларны финанслауга республика бюджетыннан субсидия бирү турында ел саен килешү төзелә. Проект кысаларында узган елда Олимпия резервы спорт мәктәбе өчен спорт инвентаре һәм бокс, велоспорт, көрәш, дзюдо, җиңел атлетика өчен экипировка сатып алынган. Моннан тыш, үткән елның августында төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында ГТОга тест үткәрү үзәге өчен судьялар киеме һәм мобиль җайланмалар сатып алынган.
Шулай ук әлеге проект кысаларында Олимпия резервы спорт мәктәбе өчен "Ford Tranzit" автобусы да алынган.