-7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Туган телем — иркә гөлем, киңдер сиңа күңел түрем!

21 февраль —Халыкара туган тел көне.

21 февраль —Халыкара туган тел көне.

Халыкара туган тел көне 2000 елдан башлап ел саен 21 февральдә бөтен дөньяда тел һәм мәдәни төрлелеккә һәм күптеллелеккә ярдәм итү максатыннан үткәрелә.

Республикада быел да Туган тел көне уңаеннан күп кенә чаралар планлаштырылган һәм үткәрелә. Мәсәлән, 19 февральдә “Урал батыр” башкорт халык эпосы — кешелек байлыгы” XI Халыкара конкурсы узды.
Халыкара туган тел көне кысаларында 20 гыйнвардан 19 февральгә кадәр Башкортстанның халык шагыйре, С. Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Габделхак Игебаев истәлегенә багышланган “Игебай укулары” республика фәнни-гамәли конференциясе үткәрелде.

Русия Федерациясе халыклары телләрендәге әсәрләрне пропагандалау, Халыкара туган тел көне тарихы, башка халыкларның телләре һәм мәдәнияте белән танышу максатыннан республикабыз мәктәп китапханәләрендә күргәзмәләр үтә.

Халыкара туган тел көненә багышланган чаралар укытучылар өчен дә оештырыла. Республиканың төньяк-көнчыгыш районнары башкорт теле һәм әдәбияты укытучыларының зона конференциясе, шулай ук үзәк зона башкорт теле һәм әдәбияты укытучылары өчен республика семинары үтә.

Бүген Башкортстан Республикасы халыклары телләрендә — урыс, башкорт, татар, мари, чуваш, удмурт телләрендә Халыкара диктант узачак. Төбәктә туган телләрне саклауга һәм яклауга, шулай ук барлык телләрне уникаль һәм тигез итеп тануга юнәлтелгән акцияләр уза. Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан социаль челтәрләрдә туган телдә канатлы фразалар урнаштыру акциясе, шулай ук “Дустыңа туган телдә китап бүләк ит” акциясе үткәрелә.

Шулай ук бүген белем бирү оешмаларында этностиль, этноспорт, мәктәп милләтара Сабантуй, “Гаилә кыйммәтләре фестивале" юнәлешләре буенча осталык дәресләре үткәрү күздә тотыла.

Туган телләрнең Республика марафоны YouTube-каналда трансляция белән 21 февральдә узачак. Анда катнашу өчен, “Инстаграм”, “ВКонтакте” яки “ТікТок”та #Родныеязыки2021 хештегы белән видеоролик куярга кирәк.

Туган тел көненә багышланган чаралар Русия Президенты Владимир Путинның май указлары белән билгеләгән "Мәгариф" гомумдәүләт проектын кысаларында тормышка ашырыла.

Фото: education.bashkortostan.ru
Читайте нас: