+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Яңа бакча балаларны сөендерде

Әбҗәлил районының Салават авылында 22 сабый бакчага йөри башлады.

Әбҗәлил районының Салават авылында 22 сабый бакчага йөри башлады.

Мәктәп бинасында капиталь ремонттан соң балалар бакчасы ачылды. Бу көнне тәрбиячеләр дә, әти-әниләр дә, бәләкәчләр дә ашкынып көтеп алды. Матур һәм уңайлы балалар учреждениесе 22 сабыйны кабул итте.

Балалар бакчасын тантаналы ачу чарасында район хакимияте башлыгы Илдар Нәфыйков, мәгариф бүлеге, төзелеш эшләрен алып барган оешма вәкилләре һәм, әлбәттә, бакчаның булачак нәни хуҗалары – бәләкәчләр катнашты.

"Анир" җәмгыяте директоры Юнир Таһиров билгеләвенчә, барлык уй-ниятләрне тулысынча ашыру мөмкин булган – бакча якты, җылы, заманча килеп чыккан. Ул үзенең чыгышында мәгариф учагы хезмәткәрләре, балалар һәм ата-аналар төзүчеләрнең тырышлыгын тиешле бәяләр, башкарылган эшләр белән канәгать калыр, дип белдерде. Төзелеш оешмасы җитәкчесе символик ачкычны тәрбияче Гүзәлия Кәримовага тапшырды.

Балалар бакчасы хезмәткәрләре һәм ата-аналар төзүчеләргә ихлас рәхмәтләрен җиткерде. Чыннан да, биредә бөтен шартлар бар: иркен, якты уен һәм йокы бүлмәләре, санузел, киенү-чишенү урыннары. Балалар бакчасының белем бирү программасында каралганча, мәктәпкәчә яшьтәгеләрнең акыл-зиһен дәрәҗәсен үстерүгә, сәламәтлеген ныгытуга, тәрбиягә зур игътибар биреләчәк, ди тәрбиячеләр.

Билгеле булуынча, авылларда яңа балалар бакчалары төзү кебек башлангычлар Русия Президенты Владимир Путинның май указлары белән расланган "Демография" гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырыла.

Фото: район хакимияте сайтыннан


Читайте нас: