+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Автоклублар һәрвакыт юлда

Былтыр "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында республика беренче тапкыр 5 автоклуб алды.

Былтыр "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында республика беренче тапкыр 5 автоклуб алды.

Баймак, Зилаер, Караидел, Нуриман һәм Тәтешле районнары да үзләренең эшен башлап җибәрде.

"Тулы булмаган 2020 ел эчендә 63 торак пунктның 9 меңнән артык кешесе мәдәнияткә якынаю мөмкинлегенә ия булды. Биш автоклуб белән 86 тапкыр юлга чыкканнар. Тагын 5,5 мең кеше 9 библиобус ярдәмендә китапханә хезмәте белән тәэмин ителгән", - дип билгеләп үтте мәдәният министры Әминә Шәфыйкова.

Мәдәният министрлыгының методик тәкъдимнәре нигезендә, автотранспорт чарасынан гыйбарәт булган "Тәгәрмәчле авыл мәдәният йортлары" теләсә нинди агитация, мәдәни-киңкүләм тамаша чаралары үткәрергә мөмкинлек бирә.

Автоклубларны белем бирү-агарту максатларында да кулланырга мөмкин, мәсәлән, акцияләр, лекцияләр, музей һәм китапханә күргәзмәләре, декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәләре, кинофильмнар, балалар өчен спектакльләр һәм башкалар өчен.

Мәдәният хезмәткәрләренең төп бурычы - халыкка уңай хис-кичерешләр һәм уңай кәеф бүләк итү. Тамашачылар яраткан башкаручыларның чыгышларын зур канәгатьләнү белән кабул итә. Концертларны башка кечкенә авыллар да көтә, анда, һичшиксез, көтеп алынган артистлар киләчәк!

Исегезгә төшерәбез, 2021 елда автоклублар Стәрлетамак, Дуван, Аскын, Кырмыскалы һәм Салават районнары алачак.

Фото: Мәдәният министрлыгы


Читайте нас: