+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Бульвар яңарып китәчәк

2021-22 елларда Уфада Ибраһимов бульвары ныклап төзекләндереләчәк.

2021-22 елларда Уфада Ибраһимов бульвары ныклап төзекләндереләчәк.

Ул «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» гомумдәүләт проекты объектлары исемлегенә керде. Бульварны яңартуга акча федераль, төбәк һәм урындагы бюджетлардан биреләчәк.

Ибраһимов бульвары шәһәрнең үзәк өлешендә урнашкан һәм иң күп йөкләнешле транспорт юлы булып тора. Шәһәр хакимияте билгеләп үткәнчә, халыктан юл катламын норматив халәткә китерү үтенече белән күп мөрәҗәгатьләр килә. Узган ел проект документлары дәүләт экспертизасы узды, уңай бәяләмә алганнан соң, подрядчы оешманы билгеләү буенча конкурс процедуралары үткәрелде. Тиздән объектта подрядчы әзерлек эшләренә керешәчәк.

Капиталь ремонт объектының гомум озынлыгы 1,7 км тәшкил итә. Эшләр башланыр алдыннан юл төзүчеләр трассаны ныгытачак. Аерым алганда, быел яңгыр канализациясен һәм суүткәргеч челтәрләрен, шулай ук юл өслеген урнаштыру буенча эшләр башкарылачак. Моннан тыш, юл читендәге ташларны һәм иске катламны яңасына алыштырачаклар.

2022 елда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча чаралар планлаштырылган. Шулай итеп, юл участокларында яңа светофор объектлары һәм билгеләр барлыкка киләчәк, горизонталь тамга төшерәчәкләр. Шулай ук тышкы яктырту яңартылачак. Алда санап үтелгән эш төрләреннән тыш, электр һәм элемтә линияләрен урнаштыру планлаштырылган.

Әзерлек һәм төзү-монтаж эшләре барган чорда транспорт хәрәкәте чикләнәчәк. Уфалыларны һәм республика башкаласы кунакларын моңа аңлап карауларын сорыйлар.

Фото: Уфа шәһәре хакимияте
Читайте нас: