+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Октябрьский эшкуарлары бәхетенә

Башкортстанда "Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычына ярдәм" гомумдәүләт проектын тормышка ашыру кече һәм урта предприятиеләрнең льготалы финанс ресурсларын алуын арттыруны күздә тота.

Башкортстанда "Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычына ярдәм" гомумдәүләт проектын тормышка ашыру кече һәм урта предприятиеләрнең льготалы финанс ресурсларын алуын арттыруны күздә тота.

Хәзердән башлап микрофинанс ярдәме мәсьәләләре буенча түләүсез консультацияләрне Октябрьский шәһәре эшкуарлары да, якын-тирә муниципалитетларның кече бизнесы да ала. 6 февральдә шәһәрдә ачылган «Минем бизнес» үзәгенең яңа офисында «Башкортстан микрокредит компаниясе»нең рәсми вәкиле эшли башлады.

Шул ук вакытта эшкуарлар займ алу өчен онлайн-гаризаны компаниянең centerrb.ru рәсми интернет-сайтында үзаллы рәвештә рәсмиләштерә ала. Санлы эш форматын гамәлгә кертү нәтиҗәсендә, узган ел "Башкортстанның микрокредит компаниясе" Октябрьский шәһәрендә кече бизнеска 38 миллион сумнан артык эшкуарлык кредитлары бирде.

– "Башкортстанның микрокредит компаниясе" кече һәм урта бизнес субъектларына микрофинанс ярдәме инструментларының мөмкинлеген, төбәк муниципалитетларындагы инфраструктура оешмалары белән хезмәттәшлектә заемчыларга хезмәт күрсәтүнең заманча санлы форматларын файдаланып, максатчан үстерә, – дип билгеләп үтте оешма директоры Илһам Закиров.

Микрофинанслау шартлары, онлайн-гаризаның формасы белән компания сайтында һәм 8 (347) 246-20-50 телефоны буенча танышырга мөмкин.

Фото: Эшкуарлык буенча дәүләт комитеты


Читайте нас: