Башкортстан «Фермер мәктәбе» мәгариф проектының икенче агымында укучыларны конкурс нигезендә сайлап алуда катнашу өчен гаризалар кабул итә.
"Россельхозбанк", Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Башкорт дәүләт аграр университеты белән берлектә яңа гына эшли башлаган агробизнесменнарны «нульдән» нәтиҗәле фермер бизнесы төзергә өйрәтәчәк һәм үз эшен ачкан эшкуарларга квалификацияне арттырырга ярдәм итәчәк.
Исегезгә төшерәбез, республика белем бирү проектының беренче агымын гамәлгә ашыру өчен сынау төбәкләренең берсе булды. Узган елның 1 сентябрендә Башкорт дәүләт аграр университетында «Фермер мәктәбе»н 30 тыңлаучы үтте.
“Фермер мәктәбе”ндә укулар агымдагы елның 24 февралендә башланачак һәм алар БДАУ базасында узачак. Уку курсы 2 календарь ай дәвам итә, теория һәм практика өлешләреннән тора.
Шуны да билгеләргә кирәк, бу проект "Авыл хуҗалыгы" гомумдәүләт проектын тормышка ашыруның бер юнәлеше булып тора.
Фото: Авыл хуҗалыгы министрлыгы сайтыннан