«2024 елга карата 100 процентка урманнарны чыгару һәм яңадан торгызу балансын тәэмин итү» «Урманнарны саклау» федераль проектының төп максатчан күрсәткече булып тора.
2020 елда Башкортстан Республикасында законсыз әзерләнгән урман күләме, 2019 ел белән чагыштырганда, 30 процентка киметелде (7,9 мең кубометр тәшкил итте). Республика Урман хуҗалыгы министрлыгы космик мониторинг үткәрүгә иреште, анда 2,1 миллионгача мәйданда ун урманчылык территориясе колачланды. Мониторинг нәтиҗәсендә гомум күләмнән 20 проценттан артык законсыз кисү ачыкланган.
2021 елда урманнардан файдалануны дистанцион мониторинглау буенча эшләр 15 урманчылык территориясендә планлаштырылган – Әбҗәлил, Балакатай, Белорет, Бөрҗән, Дуван, Инҗәр, Кананикольск, Күгәрчен, Караидел, Нуриман, Макаров, Салават, Уфа, Учалы һәм Яңавыл - 3,2 миллион гектар мәйданда. Бу, 2020 елга караганда, 35 процентка күбрәк. Шул ук вакытта Дуван, Караидел, Нурман урманчылыклары территориясендә өзлексез дистанцион мониторинг үткәрелә.
- Урманнардан файдалануны дистанцион мониторинглау системаларыннан куллану Русия Федерациясе Җинаять кодексының 260нчы мәддәсендә каралган җинаятьләрне профилактикалауны нәтиҗәле гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирә, шулай ук норматив-хокукый актлар нигезендә башкарыла торган кисүләрнең ни дәрәҗәдә үтәлүен тикшерергә, урманнарны эксплуатацияләү барышында үзгәрешләргә дучар булган урман фондының торышын билгеләргә мөмкинлек бирә, - дип билгеләп үтте Башкортстан Урман хуҗалыгы министрлыгының федераль дәүләт урман һәм янгын күзәтчелеге бүлеге башлыгы Юнир Садыйков. - Моннан тыш, арендаторларга һәм урманчылыкларда вазыйфа биләүче кешеләргә даими рәвештә дистанцион мониторингны гамәлгә ашыру турында мәгълүмат бирү аларны шактый дәрәҗәдә тәртипкә сала һәм урман утыртмаларын билгеләгәндә, бүлеп биргәндә һәм таксацияләгәндә, агачны һәм аның белән алыш-бирешләрне исәпкә алуның бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасына (ЛесЕГАИС) мәгълүмат биргәндә рөхсәт ителә торган урман бозу динамикасына уңай тәэсир итә.
Башкортстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы искәртә: урман утыртмаларын законсыз кискән өчен, урман законнарын бозу нәтиҗәсендә урманнарга китерелгән зыян суммасына карап, административ һәм җинаять җаваплылыгы каралган.