Башкортстанның Икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, “Хезмәт җитештерүчәнлеге” гомумдәүләт проектында катнашучы предприятиеләрдә продукция җитештерү ике тапкыр арткан.
Республика Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисады үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов билгеләвенчә, әле Башкортстанда “Хезмәт җитештерүчәнлеге” проектына 106 предприятие җәлеп ителгән, аларның кайберләре җитештерү күрсәткечен радикаль арттырган.
Мәсәлән, Белоретта “Хезмәт җитештерүчәнлеге” гомумдәүләт проектында катнашучылар – Белорет сетка һәм настиллар заводы, Рессоралар һәм пружиналар заводы һәм “Строп-Комплект”. Тәмамланмаган җитештерүне кыскартып, предприятиеләр 80 миллион сумга якын акчаны янга калдырган, аны хәзер үсешкә юнәлтергә мөмкин.
Уртача икътисади нәтиҗә 4 миллион сум тирәсе тәшкил итә.