+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Шаранда бүген зур бәйрәм!

Районда совет чорыннан алып беренче тапкыр яңа мәктәп ачылды.

Районда совет чорыннан алып беренче тапкыр яңа мәктәп ачылды.

Шаран районында бүген зур бәйрәм – совет чорыннан беренче тапкыр яңа мәктәп төзелде.

Шаран авылының 1нче урта мәктәбе өчен 250 урынлы ашханә белән 250 урынга исәпләнгән башлангыч корпус янкормасын яңа мәктәп дип санарга мөмкин — бу заманча уку җиһазлары булган аерым өч катлы бина. Бу хакта республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге битендә хәбәр итә.

Мәктәпне проектлау - 2017 елда, төзелеш 2019 елда башланган. Проектны тормышка ашыру өчен, җиһазлар белән тәэмин итүне исәпкә алып, 280 миллион сумнан артык акча кирәк була. Проект "Мәгариф" гомумдәүләт проекты кысаларында, ягъни, нигездә, федераль бюджет акчалары исәбенә тормышка ашырылган.

“Шаранның 1нче мәктәбе өчен янкорма күптән кирәк иде, чөнки башлангыч сыйныф укучылары саны елдан-ел арта бара. Һәм бу безне бик сөендерә. Мәктәптә 787 укучы бар, шуларның 344е - башлангыч сыйныфларда. Дәресләр бер сменада үткәрелә, һәм 80 урынга исәпләнгән кечкенә ашханә бу йөкләнешне күтәрә алмый иде.

Хәзер, сыйныфлардан тыш, хезмәт, логопед, психолог кабинетлары, уен бүлмәсе бар. Барысы да уйланылган, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлеге чикле балалар өчен дә. Лифт, бәдрәф, киенү-чишенү бүлмәләре — барысы да уңайлы урында.

Мәктәптә матур һәм уңайлы. Бөтен җирдә бизәкле плитка, мрамор идәннәр, диварлардагы матур геометрик фигуралар, иркен сыйныф бүлмәләре, коридорлар, заманча бәдрәфләр — барысы да искиткеч күренә. Яшь шаранлыларны, аларның әти-әниләрен һәм педагогларны котлыйм, мин алар белән бергә шатланам”, — дип яза төбәк Башлыгы.

Фото социаль челтәрләрдән.
Читайте нас