+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Агыйдел буе иң матур урынга әйләнәчәк!

Ишембайда быел Агыйдел елгасының яр буен төзекләндерү эшләрен төгәлләргә тиешләр.

Ишембайда быел Агыйдел елгасының яр буен төзекләндерү эшләрен төгәлләргә тиешләр.

Ишембайда елга яр буе төрле яшьтәге шәһәр кешеләренең аеруча яраткан ял итү урынына әйләнеп бара. Мөгаен, нәкъ менә шуңа күрә 2019 елда, тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, гражданнар арасында төзекләндерү өчен "Агыйдел елгасы яр буе" иҗтимагый территориясе сайлангандыр.

Ишембай районы хакимиятендә белдерүләренчә, программаны тормышка ашыру кысаларында шәһәрнең баш архитекторы стела, ротондалар һәм колоннадалар урнаштыруны күз алдында тоткан проект эшләгән. Әлеге проект “Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проектының “Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру” төбәк программасын тормышка ашыру кысаларында финанслана.

Биредә “ампиловский” форматындагы фонарьлар урнаштырылган да инде. Ә Греция һәм Италия сүзләре урындагы халыкның сөйләменә тиз керә.

Яр буен төзекләндерү проектын гамәлгә ашыру, 2019 елда башлап һәм 2021 елда тәмамланып, ике этапта алып барыла. Мәсәлән, беренче этапта җир эшләре башкарылган, бетон фундамент төзелгән, парк һәм пляж, ял итү зоналары төзекләндерелгән, беседкалар куелган, балалар уен комлыгы, качалка-балансир, спорт тренажерлары, шулай ук урам “воркаут”ы, эскәмияләр, өстәлләр һәм чүп савытлары кебек төзекләндерү элементлары да урнаштырылган.

Район хакимияте белгечләре Ишембайда беренче тапкыр коткаручы каланчасы, пляж зонтиклары, биотуалет һәм киенү-чишенү кабиналары кебек сервис элементлары булган имин шәһәр пляжы төзелүен билгели. Шулай ук пляжга ак ком кайтарылган, елга төбе чистартылган һәм хәвефсез коену өчен киртәләр урнаштырылган.

Ә яр буен төзекләндерүнең икенче этабында быел елга буенда бетон өслекле юл һәм этләр өчен күнекмәләр мәйданчыгы урнаштыру каралган. Биредә балаларга уйнау өчен таучыклар төзелгән территория, шулай ук экстремаль спорт төрләре белән шөгыльләнү өчен мәйданчык барлыкка килергә тиеш. Ә агачлар утырту исә барлык территориядә үсемлекләр һәм газон утыртканнан соң гына планлаштырылган.

Ишембайлылар өчен сөенәсе генә кала. Әлеге төзекләндерү проектын тормышка ашырып, алар туризм үсешенә этәргеч бирәчәк уңайлы шәһәр мохитен генә түгел, ә тормыш сыйфатын да күп тапкырлар арттырачак.

Фото: Ишембай районы хакимияте.
Читайте нас