+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Банк белән килешүгә кул куелды

"Ростех" дәүләт корпорациясенең терәк банкы "Новикомбанк" Башкортстан кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү агентлыгының банк-партнерлары пулына керде.

"Ростех" дәүләт корпорациясенең терәк банкы "Новикомбанк" Башкортстан кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү агентлыгының банк-партнерлары пулына керде.
Банклар линейкасын киңәйтү республикада "Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлыкка ярдәм" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла.
Килешүгә Уфадагы өстәмә офис идарәчесе Александр Соколов һәм Агентлыкның башкарма директоры Рамил Хисмәтуллин кул куйды. Документ нигезендә, Башкортстан эшкуарлары банкка кредитлар сорап республика Гарантия фонды карамагына мөрәҗәгать итә алачак. Бизнеска дәүләт ярдәменең мондый формасы эшкуар-заёмщикның кредит буенча кирәкле залог тәэмин ителеше булмаса, үсешкә финанслар алырга ярдәм итүе белән актуаль.
- "Новикомбанк" белән килешүгә кул кую безгә республиканың сәнәгать секторына дәүләт ярдәме чараларын киңрәк колачларга мөмкинлек бирәчәк, - дип билгеләп үтте Эшкуарлык буенча агентлыкның башкарма директоры урынбасары Азат Хәйруллин.
Фото: Эшкуарлык буенча агентлык.
Читайте нас